Воронежда 30 яшьлек ир тәрәзәдән сикереп 5 айлык бала булган коляска өстенә килеп төшә. Сабый да, ир-ат та һәлак булган.
Әлеге хәлнең видеосынан күренгәнчә коляска этеп баручы әни тротуардан барган була. Кинәт биеклектән коляскага кеше егылып төшә. Коляска төрле якка "чәчелә" ир-ат белән сабый асфальтка килеп төшә.
 Билгеле булганча, 5 айлык малайны табиблар коткарып калырга тырышкан, ләкин ул ашыгыч ярдәм машинасында үлә.
Полиция хезмәткәрләре коляскага егылган ир-атның шәхесен ачыклый алмаган. Күршеләре аның соңгы катта яшәвен генә әйткән. Фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез