Аның темасы бик мөһим иде: «Федераль Белем Бирү Программасы (ФББП) нигезләнеп мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә сөйләм телләрен үстерүдә милли йолаларны өйрәнүнең әһәмияте».
Бу чарада теориянең гамәл белән үрелеп барышы ачык күренде. Милли йолаларның тел үсешенә һәм балаларны милли рухта тәрбияләүгә булган зур йогынтысын чагылды.
Семинарның иң мавыктыргыч һәм истәлекле өлеше – «Каз өмәсе» йоласын күрсәтү булды. Бу традициябезнең никадәр бай һәм мәгънәле икәнен, ул балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәтен арттыруда никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслады.

Семинарда актив ата-аналар да, тырыш тәрбиячеләр дә чыгыш ясады. Баянист әти кеше Хөсниев Раил уйнаган көйләргә кунаклар белән такмак әйтеш, актив әниләр ансамбле җыры күңел түрләренә үтеп керде. Әти-әниләр белән тәрбияче һәм бакчаның уртак эшчәнлеге күренеп тора. Тәрбиячеләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, милли йолаларның сөйләм үсешендәге әһәмиятен конкрет мисаллар һәм практика белән аңлаттылар һәм халкыбызның шаян биюен башкарып өлгер һәм җитез булуларын күрсәттеләр. Аларның эчкерсез чыгышлары һәм Каз өмәсендәге катнашулары чарага аерым бер җанлылык өстәде!

Семинар бик нәтиҗәле, бай һәм кызыклы үтте. Катнашучыларның һәрберсе үзе өчен яңа фикерләр, методик алымнар алды. Милли йолаларны мәктәпкәчә белем бирү процессына кертүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслады оештыручылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез