Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбиячеләренә һәм педагогларына, аларның өзлексез эш стажы ун ел тәшкил иткән очракта, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә 50 процент ташлама бирергә кирәк. Бу турыда РИА Новостига ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий әйтте.
«Иң мөһиме, бездә игелекле һәм профессиональ педагоглар бар, алар балалар, аларның сәламәтлеге һәм киләчәге өчен фидакарь хезмәт куя. Бу яхшылык – милләт сәламәтлегенә, аның киләчәгенә трансформалаша торган төп фактор. Әмма мондый учреждениеләрнең тәрбиячеләре балаларга көчләрен, вакытларын, мәхәббәтләрен, энергияләрен бирә һәм ярдәмгә лаек. ЛДПР ун ел һәм аннан да күбрәк эшләгән мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбиячеләренә һәм педагогларына торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү буенча 50 процент ташлама кертергә тырышачак», – диде Слуцкий.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез