Газетага язылу

Тарихи техника фестивалендә 300дән артык борынгы машина һәм мотоцикл белән хозурланып булачак

Шимбә – 15 августта (11.30 сәгатьтә башлана) “Свияжские холмы” тау чаңгысы курорты территориясендә XIX Халыкара тарихи техника фестивале кысасында ретроавтомобильләр һәм мотоциклларның рәсми узышы көтелә.

Ретроузышны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, “АвтоРетроКлуб-21” президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачачак.

Тарихи техника фестивале быел 14-16 августта  үткәрелә. Анда Россиянең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Рязань, Киров, Пермь, Уфа, Екатеринбург, Чиләбе, Яңа Уренгой, Ярославль, Чабаксар, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдән китерелгән 300дән артыграк борынгы машина һәм мотоциклларны күрергә мөмкин булачак.

Бу сезонда “йолдызлы” реставрация проектлары белән таныштырачаклар. Илнең танылган коллекционерлары һәм реставраторлары яңа сулыш өрелгән борынгы техниканы тәкъдим итәчәк. Фестивальдә алар тәүге тапкыр күрсәтелә. Уфа коллекционеры “Битва моторов” фильмын төшерү өчен махсус булдырылган автомобильләрне күрсәтәчәк. Чаллыдан исә Бөек Ватан сугышы чорының хәрби техникасыннан торган зур коллекция китерелә.

Гадәттәгечә, Казаннан Александр Дорофеев, Биектаудан Александр Гнедин коллекциясенең, Ирбит дәүләт мотоцикллар музееның ретротехникасы белән хозурланып булачак.
Фестивальдә Чабаксар, Екатеринбург, Самара ретроклублары делегацияләре, шулай ук  “Ульяновец” һәм “Волга М-21” клублары әгъзалары катнашачак.

Фестиваль кысасында  автосабантуй, ретроквест һәм ретробазар узачак. Шулай ук концерт, машина һәм мотоцикл йөртүчеләр өчен йөртү осталыгы буенча бәйгеләр үткәреләчәк.

Тамашачыларга уңайлы булсын өчен “Свияжские холмы” территориясенә керү урыныннан фестиваль мәйданчыгына кадәр шаттлар йөреп торачак.

Фестиваль программасына кертелгән:
9:30 Шоу-программа
10:30 “Йолдызлы” реставрация проектларын тәкъдим итү
11:00 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның автомобильләрне карап йөрүе
 11:30 Тантаналы старт
12:00-18:00 Ретро-Квест (классик автомобильләр)
12:30 “Знатоки автомобилестроения” викторинасы, “Знание” җәмгыяте лекциясе
 15:00-17:00 Ретромотоциклчылар ярышы, балалар өчен педальле автомобильләр ярышы

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре