• Фото: вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте

«Тарихны үзгәртеп язарга юл куймагыз!» Тулы вәкаләтле вәкиллек илебезне яклаучылар турында онытмый

Ике мең тоннадан артык йөк, «М.Ә. Гәрәевның тууына 100 ел» медале һәм Пальмирадан алып кайткан истәлек. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге патриотик тәрбиягә, Бөек Ватан сугышында, төрле кораллы конфликтларда һәлак булганнарның истәлеген саклауга, хәрбиләргә булышуга, шулай ук, Россия Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирә.

Алты сугыш узган армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Тулы вәкаләтле вәкиллек каршындагы Офицерлар клубының мактаулы әгъзасы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев (1923–2019) берсендә болай дигән иде: «Җәмгыять һәм халык үз армиясенә, үз солдатына, үз генералына ярдәм итәме, юкмы? Эш менә шунда. Ярдәм булса, алар Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үз бурычларын үтәячәк. Әгәр дә бу ярдәм булмаса, солдат үзен фронтта – атылган, ә тылда әхлакый яктан үтерелгән кебек хис итәчәк...»

2023 елда Тулы вәкаләтле вәкиллек «М.Ә. Гәрәевның тууына 100 ел» истәлек медален булдыру тәкъдиме белән чыкты. Ул офицерларга, хәрбиләргә һәм гражданнарга – куелган бурычларны үтәүгә, патриотик тәрбия бирүгә һәм тарихи хәтерне саклауга керткән өлешләре өчен, хәрби уку йортларында укучыларга һәм тыңлаучыларга – укудагы уңышлары өчен, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хәрби табибларга тапшырыла.

Тулы вәкаләтле вәкиллек белән Россия Кораллы Көчләренең Генераль штабы арасында төзелгән килешү нигезендә, Татарстаннан чакырылган солдатлар Преображенск һәм Кремль полкларында, Россия Хәрби диңгез флотының Мәскәү өлкәсендәге частьларында хәрби хезмәт уза. Алар истәлекле даталарга, күренекле хәрби җитәкчеләргә һәм сугыш геройларына багышланган тантаналы чараларда, сәнгать осталары концертларында, күргәзмәләрдә һәм башка чараларда катнаша. Иң яхшы солдатлар, командирлар тәкъдиме буенча, кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ел саен Россия Кара диңгез флотында хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очраша, батырлык күрсәткән хәрбиләрне бүләкли. 2020–2023 елларда, Россия Оборона министрлыгы ярдәме белән, Равил Әхмәтшин Сүрия Гарәп Республикасына дүрт тапкыр эш сәфәренә барды. Ул Татарстан делегациясен шәхсән үзе җитәкләде. Татарстанлылар «Хмеймим» авиабазасында һәм Тартуста Россия Хәрби диңгез флоты базасында ил хәрбиләре белән очрашты.

Республика делегациясе һәр сәфәрендә Россия Герое, полковник Рәфәгать Хәбибуллин һәйкәленә һәм истәлек ташына чәчәкләр сала. Ул 2016 елның 8 июлендә Пальмирадан ерак түгел урнашкан Хомс провинциясендә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булды. Боевиклар полковник идарә иткән вертолетны бәреп төшерде. Һәйкәл 2020 елда «Хмеймим» авиабазасында ачылды. Россия Герое исеменә, үлгәннән соң, Хәрби артиллерия университетының Казандагы филиалын тәмамлаган Марат Әхмәтшин да лаек булды. Ул 2016 елның июнендә Пальмира шәһәре янында ИГИЛ боевиклары белән бәрелештә күпсанлы җәрәхәтләр алды, госпитальдә вафат булды.

Республика делегациясе 2020 елның декабрендә Пальмирадан туфрак тутырылган өч капсула алып кайтты. Аларның икесе Казанның 113 нче номерлы мәктәбе һәм Лаеш районының Атабай мәктәбе музейларына тапшырылды. Сүз уңаеннан, уку йортларының икесе дә Россия Герое Марат Әхмәтшин исемен йөртә. Өченче капсула Татарстан ДОСААФ музеенда саклана.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Равил Әхмәтшин беренчеләрдән булып Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән акцияләр үткәрә башлады. Ул СВОда катнашучылар янына 30 дан да күбрәк тапкыр барды. 2022–2025 елларда Тулы вәкаләтле вәкил фикердәшләре, Татарстан һәм Мәскәү коммерция оешмалары ярдәме белән Россия Кораллы Көчләре хәрбиләренә 2 мең тоннадан артык йөк (автомобильләр, квадроцикллар, мотоцикллар, махсус техника, дроннар, РЭБ чаралары, электр генераторлары, беренчел кирәкле әйберләр, медикаментлар, азык-төлек, кием-салым һ.б.) җыеп тапшырды. Тулы вәкаләтле вәкиллек тарафыннан хәрби бүлекчәләрдә һәм госпитальләрдә концертлар оештыру, дәвалану һәм тернәкләнү узучы солдатлар, офицерлар белән очрашу да традициягә әверелде.

– Бөек хәрби җитәкче, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев безнең Офицерлар клубы белән соңгы очрашуларның берсендә: «Тарихыбызны күчереп язарга юл куймагыз!» – дип әйтеп калдырды. Быел истәлекле дата – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Һәм без беркайчан да ул еллар турындагы тарихи дөреслекне бозарга юл куймаячакбыз. Бернинди заманча корал да әхлакый рухны һәм Ватанны сакларга әзерлекне алмаштыра алмый. Без сезнең белән, илебезне яклаучыларыбыз белән бик нык горурланабыз. Бөтен халык сезнең белән! Алгы сызыкта куелган бурычларны үтәгәнегез өчен рәхмәт. Ә без һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәкбез. Барыгызны да өйдә көтәбез. Без бергә!» – дип мөрәҗәгать итте Равил Әхмәтшин СВОда катнашучылар белән очрашуларның берсендә.

Тавыш бирәчәкләр

Татарстан Рәисен сайлауда Мәскәүдән дә катнашып булачак. 14 сентябрь көнне ил башкаласында экстерриториаль сайлау участогы эшләячәк. Ул Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә оештырылачак.

Бу хакта республика вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Казанда «Сайлау ноктасы» иҗтимагый киңлегендә узган брифингта сөйләде. Татарстанда узачак сайлау уңаеннан, ул әлеге мәсьәлә белән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән һәм анда тәкъдимне хуплаганнар. «Бу бик дөрес карар булыр дип уйлыйм», – диде Равил Әхмәтшин. Мәскәүдә сайлау участогы иртәнге сәгать 7 дә ачылачак һәм кичке сәгать 8 гә кадәр эшләячәк. Участок ачылышында Россия һәм республика гимннары да яңгыраячак. «Россия Федерациясе гимнын –  якташыбыз, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев, ә Татарстан гимнын Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Минһаҗева башкарачак», – диде Равил Әхмәтшин.

Сайлау участогында шулай ук Татар автономиясе чакыруы буенча иҗат коллективлары да чыгыш ясаячак һәм милли чәй ризыкларыннан буфет оештырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында санкции импортозамещение Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре