«Радио хезмәткәрләренең, хәтта «Татмедиа» хезмәткәрләренең әниләрен җыеп җылы бәйрәм уздыру күптәнге хыял иде. Аны быел Тинчурин театры белән бергә тормышка ашырырга насыйп булды. Гадәттә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әти-әниләрне кайбер кичәләргә, җыелышларга җыялар да, шуның белән алга таба андый очрашулар төгәлләнә. Ә монда, киресенчә, балалар үз әниләрен җитәкләп бәйрәмгә алып килә. Бу шундый беренче уртак проект һәм ул киләчәктә дә дәвамлы булачак. Ел саен оештырырбыз дип өметләнәбез. «Татмедиа» җитәкчелегенә, Тинчурин театрына шундый бәйрәм оештыруда ярдәм иткән өчен зур рәхмәтемне җиткерәм», – дип белдерде «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Бәйрәм театр фойесында оештырылган иде. Артистлар һәм радио хезмәткәрләре әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Һәр чыгыш күңелгә үтә торган булды, күзләр яшьләнде. Бакыйлыкка күчкән әниләрен сагынып эчтән генә сызланучылар да булды. Бәйрәм кичәсен театрга спектакль карарга килгән халык та тамаша кылды. Аннары әниләр А. Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Өч аршын җир» спектаклен карады. Тәнәфестә тәм-томнар белән чәй эчтеләр, бәйрәм уңаеннан бүләкләр дә тапшырылды. Әниләр мондый кичәдән канәгать калды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез