“Тәртип” радиосы 1 октябрьдә җәйге яллардан соң яңа сезонын башлады. Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләделәр.
Радиода 20 ләп тапшыру эшләп килә. “Яңа сезонда да аларны саклап калдык. “Чакырылган кунак” тапшыруының яңа чыгарылышлары эфирга чыга башлады. Безнең социаль челтәрләрдә видео вариантларын да карарга мөмкин. Тапшыруны Энҗе Шәйхетдинова алып бара. Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин белән “Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә” исемле яңа тапшыру тәкъдим иттек. Әлегә “Мәгърифәт һәм “Әниләр һәм бәбиләр” тапшырулары гына эфирга чыкмый. Тик бу вакытлыча”, – дип белдерде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Яңа сезонда “Тәртипле иртә” тапшыруының һәр көнне үз темасы, үз сәхифәләре, үз яңалыклары булачак. Анда биржа яңалыклары да, авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф, мәдәният, дин, сәламәтлек мәсьәләләре дә күтәрелә. Алып баручылар барысы да тыңлаучыларга инде узган сезоннардан таныш. Бер генә үзгәреш. Илнур Фәйзрахманов киткән, ә менә Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов радиога кире кайткан.
“Тәртип” радиосы тамашачыларын һәм халкыбызның онытылмас җырларын ишетергә теләүчеләрне 3 ноябрьдә “Чулпан” мәдәният үзәгендә узачак “Кабантланмас моңнар” концертына чакыра. Концертның төп максаты – җыр-моңнарыбызны оныттырмау, өлкән буын җырчыларын, талантлы яшьләр һәм “Тәртип”ле тамашачыны күрештерү. Чарада халкыбызның күренекле шәхесләре Шамил Әхмәтҗанов, Фоат Галимуллин, Фердинанд Сәлахов, Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Кирам Сатиев, Зөһрә Шәрифуллина, Азат Хәлимов, Наилә Яхина, Галия Камалова, Гөлшат Имамиева, Айгөл Сагынбаева, Ильназ Минвәлиев, “Риваять” этно-төркеме, Динә Закирова, Рөстәм Насыйбуллин, Альберт Вәлиуллин, Рузилә Сафина, Илнур Ганиев, Айзат Шәйхелмәрданов, Риваль Хисмәтуллин, Гөлдания Зиннәтова катнаша. Махсус кунак – Габделфәт Сафин.
Матбугат очрашуында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов “Тәртип” радиосының кеше күңеленә тәэсир итә торган затлы тапшырулар әзерләвен югары бәяләде. “Кабатланмас моңнар” концертының оештырылуын да: “Халкыбыз җәүһәрләрен саклауда зур роль уйный”, – дип белдерде.
“Тәртип” радиосы мондый концертларны инде тугызынчы тапкыр оештыра. Әлеге матур чараларның бер күркәм үзенчәлеге дә бар. Башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында тамашачылар өчен милли көйләр тыңлап, уеннар уйнап, рәхәтләнеп аралашу, ял итү мөмкинлеге бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез