ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең беренче этабында беренче 57 җиңүче билгеле булды, дип хәбәр итә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.
Җиңүчеләр арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм башкалар бар. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге http://100brand.ru/ сайтында урнаштырылган
Тавыш бирү сылтама буенча 1 марттан башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез