“Татар балы” “Россия тәм-томнары” бәйгесендә катнаша

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәм-томнары” (“Вкусы России”) төбәк брендларының беренче илкүләм бәйгесенә “Татар балы”н тәкъдим иткән.

“Татар балы” Татарстанның төрле почмакларыннан җыела. Ул аеруча тәмле һәм кабатланмас хуш искә ия булуы белән аерылып тора.

Кооператив рәисе, Кукмара районы умартачысы Язил Муллахаҗиев, умартачы туган-тумачалары һәм дус-ишләре белән бергәләшеп, “Татар Балы” кооперативын оештырырга карар иткән. Бу яшь кооператив бал, бал икмәге, балавыз һ.б җитештереп сата. Кооператив әгъзаларының төп бурычы – кортларның бер генә түгел, ә берничә урыннан бал җыюына ирешү.  Шулай итеп, бал сортларының төрлелегенә ирешү өчен аларның кайберләре энтоморфиль (бөҗәкләр серкәләндерә  торган) культуралар кырларында күчмә тормыш алып бара. Кояш баеганнан соң, барлык бал кортлары умарталарга җыелышкач, умарталарны тагылма арбаларга төйиләр.  Төнге сәгатьләргә аларны “баллы” кырларга китереп урнаштыралар, Таң аткач, кортларның яңа урынга җайлашу һәм бал җыю процессы башлана.

Быел кооперативның барлык әгъзаларыннан 100 тоннага якын бал җыеп алынган.

Хәзерге вакытта “Татар Балы” төбәк бренды продукциясен бөтен Россиягә таралып урнашкан “Бәхетле” сәүдә челтәреннән, Татарстанның “Наш Фермер” кибетләреннән һәм интернет-кибетләрдән сатып алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: “Россия тәм-томнары” бәйгесенең максаты агросәнәгать өлкәсендә кече һәм урта бизнес уңышларын игътибар үзәгенә алып, аларның яңа үсеш нокталарын булдыруга ярдәм итү.

Бәйгегә гаризаларны 9 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр “Вкусы России” бәйгесе порталында халык тавыш бирүе узачак. Шуннан соң белгечләр иң яхшы төбәк брендларын билгеләячәк. Бәйгегә декабрь урталарында йомгак ясала.

Проектта катнашучыларның һәммәсе федераль ярдәм программасына кертелеп, хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мөмкинлегенә ирешәчәк, ә җиңүчеләргә – товарларын сату, таныту буенча  ярдәм ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия тәм-томнары Вкусы России Татар Балы

Көн хәбәре