Биредә Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында узачак «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» бөтенроссия фәнни конференциясе төп урын алып тора. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (ИТЭР) директоры Эльмира Галимова сөйләвенчә, чаралар Муса Җәлил музеена барудан башлана. Сынлы сәнгать музеенда исә күргәзмә оештырыла. Иртәгә буласы конференциянең төп максаты – герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы тарихи хәтерне яңарту, аның шәхесе һәм иҗади мирасын Россия мәдәни киңлегендә комплекслы анализлау. Биредә Уфа, Чиләбе һәм Идел буе төбәкләренең күп кенә шәһәрләреннән катнашучылар көтелә.
Шулай ук Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Муса Җәлил юбилеена ике басма тәкъдим итте. «Без бер максат куйдык. Муса Җәлил шәхесен, аның мирасын һәм истәлеген бердәм һәм күпкырлы күренеш итеп күрсәтергә теләдек», – дип сөйләде институтның өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Дәүләт. Икенче китап – ИТЭР баш фәнни хезмәткәре, Җәлил белгече Рамил Исламов хезмәтләренең библиографик күрсәткече, ул 81 монографияне һәм авторның башка басмаларын үз эченә ала.
Энциклопедия битләрендә укучыларны Tatarica электрон энциклопедиясендәге онлайн җыентыкка юнәлтә торган QR-кодлар бар. ИТЭР директоры Эльмира Галимова әйтүенчә, бу күрсәткеч республика китапханәләренә һәм мәктәпләренә кертеләчәк.
Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлил үз истәлекләре белән бүлеште. «Мин 9 яшемнән әтиемнең шигырьләрен төрле чараларда укыдым. Хәзер исә балаларның чыгышларын карарга яратам. Әтиемнең иҗатын мин архивларда ике ай утырып өйрәндем, фильм төшерсеннәр өчен сценарий да яздым. Ләкин ул фильм буларак тамашачыларга тәкъдим ителмәде. Үзем шәхсән хәзер дә мәктәпләрдә әтиемнең шигырьләрен сөйлим. Шулай итеп, аның иҗатын балаларга җиткерергә тырышам», – диде Люция Җәлил.
.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез