Татар энциклопедиясе институты шәхесләр турында роликлар әзерли башлады

Татар энциклопедиясе институты шәхесләргә багышланган видеороликлар әзерли башлады. Әлеге проект Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ютуб каналдагы әлеге тапшыруларны галим, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев алып бара. Проектның максаты нидә һәм нинди принципларга таянып эшләнә? Галим әлеге сорауларга ачыклык кертте:

– Проектның максаты – тарихыбызда, мәдәниятыбездә тирән эз калдырган аерым шәхесләр турында кыска гына формада мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирү. Әлеге проектны комиссия җитәкчесес Марат Әхмәтов та хуплады.

Замананың таләпләрен дә искә алабыз. Чөнки технологияләр үзгәргәч, кеше Әллә ни укымый, телевизор карамый, күбрәк интернетта утыра. Шуңа күрә без нәкъ менә әлеге форманы сайладык. Безне кайвакытта кайбер фактларны искә алмагансыз дип тәнкыйтьлиләр дә. Бөтен мәгълүматны да җиткерү мөмкин түгел, безгә иң мөһиме – караучыда кызыксыну уяту.

Проектны Бакый Урманчедан башлаган идек, роликлар саны дистәгә якынлашып килә. Без аны атнага бер мәртәбә чыгарабыз. Шәхес турында мәгълүматны институт хезмәткәрләре әзерли, ул 5-6 минутлык чыгышка исәпләнгән. Әлбәттә, алга таба ул бераз үзгәрәчәк. Әлегә “сөйли торган баш” кына килеп чыга, тора-бара хәрәкәт кертергә тырышачакбыз.
Шунысы да бар, шәхесләрне сайлаганда бернинди принципка таянмыйбыз. Бу үзенә күрә интрига саклап калырга теләүдән шулай эшләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлинә Гыймадова

Көн хәбәре