Кичә җырчы, "Үзгәреш җиле" проектында катнашучы Татьяна Ефремовага Кәрим Тинчурин театрында тәкъдим ясаганнар. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән.
Әлеге вакыйга "Мәхәббәт баскычы" спектакленнән соң була. 10 рәтнең 13 нче урынында утыручы кызны сәхнәгә чакырылар. Бу урын Татьянаныкы була.
Яшь парларга мәхәббәтле, тигез гомер телибез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез