Татар эстрадасының популяр җырчысы, юмор остасы Данир Сабиров cәхнәдәге коллегасы, артист Марат Яруллинның шаяртуына үпкәләгән. Тегесе, ишәк сатып алып, аңа Данир исеме кушкан икән. Хәер ике артист арасындагы аңлашылмаучанлык инде быел гыйнвар аенда ук, Сабиров кызының туган көненә маймыл бүләк итеп, аңа «Маратик» дип исем кушуга башланып киткән. Бу хакта «KazanFirst» яза.
– Сүзне Маратның, гомумән, шаярта белмәвеннән башлыйк. Ул барысын да үзенә алган: маймылга «Маратик» дип исем кушканда, Маратны күз алдында тотмадым, биредә бернинди бәйләнеш юк. Ул мине дөрес аңламаган да, ишәгенә «Данир» дип исем кушкан. Аңа шулай кызык, көлке икән, шулай була бирсен, әмма, минемчә уңышсыз шаярту бу, – дип билгеләп үткән Данир Сабиров социаль челтәрләрдә урнаштырган видеосында. Кадр артында кемдер Яруллин белән аның уңышлы дуэтын искә төшерә. Сабиров исә эш белән дуслыкны бутарга кирәкми, ди.
Моннан берничә көн элек Марат Яруллинның үзбәк ишәген сатып алуы турында билгеле булды. Аның әйтүенчә, эстрада артистлары арасында гадәти булмаган хайваннар асрау модага кергән, кайберәүләр хәтта маймылга кадәр барып җиткән. Җырчы ишәгенә «Данир» дип исем кушкан. Әлеге видео пәйда булганнан соң Данир Сабиров та үзенең сәхифәсендә, маймылының «чәче»н тарап, мөстәкыйльрәк булырга кирәк, юкса атказанган артист булмаячаксың, дип сөйләнгән видеосын урнаштырган. Әлеге видеога җавап озак көттермәгән: Марат Яруллин «Данир, син кая барасың!» дип кычкыра-кычкыра, авылда ишәге артыннан җан-фәрманга йөгерүен күрсәткән. Шушы роликтан соң Данир, ишәккә бәйле башка роликларын үзенә җибәрмәвен сорап һәм Маратны шаярта белмәүдә гаепләп, җавап язарга булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез