57 яшендә Галиев Наил Камил улы вафат булган.
Наил Камил улы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының коммерция хезмәтен үстерүгә зур өлеш керткән. Татарстан Хөкүмәте һәм “ Татмедиа” кушуы буенча аның җитәкчелегендә “Районка” проекты – 45 районның масакүләм мәгълүмат чарасының яңалыклар дайджесты (хәзерге вакытта “Яңалыклар” (“Новости сегодня”) гамәлгә ашырыла башлаган.
"Ул Татарстанның башка зур массакүләм мәгълүмат чаралары редакциясе хезмәткәре буларак та яхшы мәгълүм. Татарстан Республикасында Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең башкаручы директоры һәм ассоциация советы әгъзасы, Татарстан Иҗтимагый палатасының эшмәкәрлекне үстерү буенча эш төркеме әгъзасы булган.
Наил Галиев үз эшенең остасы, җаваплы хезмәткәр генә түгел, бәлки әле изге күңелле, мәрхәмәтле кеше дә иде. Коллегаларының күңелендә ул нәкъ шулай сакланачак", - дип яза “Татар-информ”.
Наил Галиев белән хушлашу мәрәсиме 1 февральдә “Курган” зиратында була1 февральдә Казанның “Курган” зиратында (Мамадыш тракты, 179) Наил Галиев белән хушлашу мәрәсиме була (10.00 сәгатьтә башлана).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез