27 февральдә 13.00 сәгатьтә, язучы Шәриф Камал туган көндә, Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премия унике яшь авторга тапшырылачак. Бу хакта "Татар-информ" яза.
 
«Конкурска 60тан артык гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар, режиссерлар һәм драматурглар, укытучы, инженер, программалаучылар да бар – премия төрле кешеләрне берләштерә. Конкурсның географиясе киңәйде: хәзер бу Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, шулай ук чит илләр — Казахстан, Таҗикстан, Төркия һәм Мисыр», – дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Быелгы премиядә номинацияләр дә арткан, кабул ителә торган әсәрләрнең тематикасы киңәйгән. «Ел саен була торган «проза» һәм «әдәби тәрҗемә» юнәлешләреннән тыш, «Галиәсгар Камал. Комикслар» һәм «Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» дип исемләнгән махсус номинацияләр кертелде. Алар Галиәсгар Камалның 140 еллыгына һәм Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышлана. Шулай итеп, әдәби премия бәйгесенә эскизлар, комикс сценарийлары һәм график романнар да килде», - диелә хәбәрдә.
«Биш ел эчендә Шәриф Камал премиясе яшь авторларны эзләү һәм үстерүнең мөһим чарасына әверелде. Әлеге конкурста ачылган һәр исем киләчәктә әдәби брендка әверелергә мөмкин, һәр яшь язучы – киләчәк музейларының потенциаль герое», – дип саный Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез