Татар КВН лигасы 30 еллык юбилеен билгеләп узачак

13 ноябрь 18.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында татар КВН лигасының туган көне уңаеннан зур уен узачак. Чара әлеге хәрәкәтнең 30 еллыгына багышлана.

Татар КВНы тарихы Яр Чаллы шәһәренә барып тоташа. Шул сәбәпле, оештыручылар юбилей уенын да автокалада билгеләп узарга ниятләгәннәр.

Әлеге көнне сәхнәдә 11 команда чыгыш ясаячак: «Әкәмәт», «Дилүс улы», «Кампи», «Мәяк», «Сәнгать ФМ», «Нәмәкәй», «Тәп-тәти», Татар КВН лигасы җыелмасы, «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы җыелмасы, «Оба-на» (Яр Чаллы шәһәренең 84 нче лицее), «Мәхәббәт» (Яр Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясе). Алар арасында инде легендар юмористлар да, КВНның яңа буыны вәкилләре дә бар.

Юбилей уенында командаларның чыгышына «ТНВ» каналы алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, татар эстрадасы җырчысы Булат Бәйрәмов, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты каршындагы Индустриаль-педагогика көллияте директоры Рөстәм Хуҗин, беренче татар рэперы Шәкүр бәя бирәчәк.

Әлеге кич – дуслар белән очрашу, татар КВНы тарихындагы иң яхшы мизгелләрне искә төшерү һәм татар КВНының зур гаиләсенә килеп кушылу өчен менә дигән сәбәп.

Сүз уңаеннан, татар КВНының 30 еллыгы уңаеннан «Татар лигасының 30 еллыгы» дигән махсус фильм да төшерелгән. Аның премьерасы 11 ноябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре