Татар КВН лигасында бер кешелек команда җиңде

15 майда «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале үтте. Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән килгән 27 команда көч сынашты.

Командалар өч блокка бүленеп чыгыш ясады. Алар арасында мәктәп укучылары да, олырак яшьтәгеләре дә бар иде.

Уенчыларны «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татар КВН лигасының дусты Айдар Хисаметдинов бәяләде.

Юмор ярышында урыннар шушындый тәртиптә бүленде:
«Фестиваль ачылышы» — «Урыссу татар яшьләре» такымы (Ютазы районы). Бүләк – 5 мең сум.
«Иң яхшы музыкаль номер» — «Теге ни» такымы (Казан шәһәре). Бүләк – 5 мең сум.
«Иң яхшы мәзәк» — «БСШ егетләре» (Балтач районы). Бүләк – 5 мең сум.
«Иң яхшы актриса» — «Әби-бабай оныклары» (Биектау районы).
«Иң яхшы актер» — Искәндәр — «Изи» такымы (Мамадыш районы).
3 урын — «Керәшеннәр» такымы (Казан). Бүләк – 5 мең сум.
2 урын — « Яратам» такымы (Казан медицина көллияте). Бүләк – 10 мең сум.
1 урын — «Сабалетта» такымы (Саба районы). Бүләк – 20 мең сум.

Гран-Прига КФУның бер кешедән тора торган «Дилүс улы» командасы лаек булды. Ул 50 мең сум акча отты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре