Татар КВН лигасының яңа сезонында төп бүләк өчен 9 команда ярышачак

16 октябрь 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2024-2025 ел сезоны ачылачак.

Сезон ачылышында катнашачак 9 команда берничә уенда катнашып сайлап алынган.

16 октябрьдә узачак чирекфинал этабында шушы командалар катнашачак: «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Сабалета» (Саба районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Нәмәкәй»(Актаныш районы), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Мәзәк» (Азнакай районы), «Теге ни»(Казан, Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясе), «Дилүс улы» (КФУ), «Керәшеннәр»(Казан).

Уенчыларны Татарстанның халык артистлары Җәвит Шакиров һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесеРамил Агдеев, телевизион алып баручы Айваз Садыров, эшмәкәр Тимерхан Зыятдинов бәяләячәк.

Чирекфинал этабында командалар ярымфиналга чыгу өчен көрәшә. 1/4 һәм ½ этапларында, шулай ук финалда җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә.

Сүз уңаеннан, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2023 ел сезонында Актаныш районының «Нәмәкәй»командасы җиңде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре