“Татар кызы – 2025” бәйгесендә җиңгән кыз Казанга күченергә хыяллануын әйткән

“Татар кызы-2025” матурлык һәм талант халыкара бәйгесендә җиңгән Алсу Рафикова киләчәккә планнары белән уртаклашкан, дип яза “Интертат”. Туташ бәйгегә Төрекмәнстаннан ук килгән. Татар булуына, туган телне әйбәт белүенә карамастан, Россия паспортына ия түгел ул.

Алсу Казанга күченергә, укытучы булырга хыяллана. Бәйгедә катнашу өчен аңа эшеннән китәргә туры килгән. Бөтенләй көтелмәгән җирдән җиңүчегә әйләнеп куйган. Бәйге турында әнисеннән ишеткән: социаль челтәрләрдә кастинг турында хәбәр күргән ул.

– Әнием ягыннан әбием – Оренбург өлкәсеннән, бабам – Казаннан. Бабамның әти-әнисе зыялы кешеләр булган. Әмма революциядән соң аларга күченеп китәргә туры килгән. Мин үзем Дашогуз шәһәренең 7 нче мәктәбендә рус сыйныфында укыдым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәхтүмкүли исемендәге Төрекмәнстан дәүләт университетының химия факультетына укырга кердем. Университетны тәмамлагач, мине ике елга мәктәпкә химия укытучысы булып эшләргә җибәрделәр. Әмма мин әле тагын бер ел эшләдем. Гади татар гаиләсендә туып үскәнмен. Әнием шул ук мәктәптә химия укытучысы иде, әтием котельняда эшләде. Үземнән 12 яшькә яшьрәк энем бар. Өйдә һәрвакыт татарча сөйләшергә тырыштык. Әбиемә кунакка кайтканда, бергәләшеп “ТНВ-Планета” каналы карый идек. Бу миңа татар телен өйрәнергә ярдәм итте. Мин һаман җиңүемә ышана алмыйм әле. Укытучы булсам да, игътибар үзәгендә калырга күнекмәгәнмен, – дип сөйләгән Алсу.

Туташ билгеләп үткәнчә, заманча татар кызы карьера белән гаилә арасында баланс сакларга тиеш. Моннан тыш аның гади булуы кирәк, чөнки матурлык – нәкъ менә гадилектә, дигән фикердә ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре