«Татар радиосы»нда күп еллар техник директор булып эшләгән Равил Һадиев инсульттан вафат булган. Хезмәттәше Зөлфәт Зиннуров әйтүенчә, Равил әфәнде узган атнаның пәнҗешәмбесеннән реанимациядә яткан, тик табиблар аны коткарып кала алмаган. Бу хакта «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина яза.
Равил Һадиев «Татар радиосы» оешкан чорда беренче еллардан ук эшли башлаган кешеләрнең берсе булган. «Быел юбилеен уздырды, 60 яшен тутырган иде. Рәхәт кеше иде ул, һәрвакыт көләч йөзле. Күңелләрне кызыклы гына сүз әйтеп тә күтәреп җибәрә, елмайта иде. «Барысы да әйбәт була», – дип, канатландырып тора торган кеше иде», – дип җылы сүзләр белән искә алды Зөлфәт Зиннуров.
Равил Һадиевны иртәгә 9 сентябрь көнне Курган зиратында җирләячәкләр. Төгәл вакыты әлегә билгесез.
«ВТ» газетасы Равил Һадиевның гаиләсе, туганнары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез