Татар сәнгате өчен зур югалту: Ренат Еникеев вафат

Бүген танылган композитор Ренат Әхмәт улы Еникеев вафат булган. Аңа 83 яшь булган. 

Бу татар сәнгате өчен зур югалту. Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Кәлимуллин композиторның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Ренат Еникеев белән хушлашу Татарстан композиторлар берлегендә 15 март көнне сәгать 10 да булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Композитор сәнгать

Көн хәбәре