22-25 апрель көннәрендә Казанда татар теле буенча X Халыкара олимпиада узды. Бүген "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә аның җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Быел олимпиадада Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 12 меңләп укучы катнашкан.
Төп бүләк - гран-прига өч кеше лаек дип табылды. Алар - Казахстаннан Азат Әхмәтҗанов, Башкортстаннан Ләйсән Галимова һәм Татарстаннан Ихтыяр Кыямов. Гран-при ияләре диплом һәм 30 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез