Газетага язылу

«Татар теле – халкым теле» бәйгесе башланды

«Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары старт алды. Чара татар теле укытучыларының дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Җиңүчеләрне Чуашстанның Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» үзәгендә бүләкләячәкләр.

Проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сәләт» балалар һәм яшьләр берләшмәсе оештыра.

 – Конкурс ике этапта һәм ике төп юнәлеш буенча узачак. Беренчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бәйге. Темасы – «Татар телен өйрәткәндә татарларның мәдәни мирасын файдалану». Катнашучыларга эссе һәм дәрес сценариен халык йолаларына, әкиятләргә, традицияләргә һәм телдән иҗат итүгә нигезләнгән уен формасында тәкъдим итәргә кирәк. Әлеге этап октябрь–декабрьдә узачак. Икенче этапта (2026 елның гыйнвар–апрель аенда үтә) татар телендә укытучы барлык мөгаллимнәргә «Фәннәрне татар телендә укытканда заманча технологияләр куллану» дигән бәйге оештырылачак. Укытучыларга эссе, аналитик язма һәм компьютер уеннары, анимацияләр, социаль челтәрләр һәм ясалма фәһем куллану технологияләренә нигезләнгән дәрес сценариен әзерләргә кирәк булачак. Хезмәтләрне бәяләгәндә дәресләрнең иҗади яктан бай булуына, балаларда кызыксыну уята алуына игътибар итәчәкбез, – диде бәйге-семинарның методисты Гөлфия Габдуллаҗанова.

Аның әйтүенчә, конкурс татар теле укытучыларының абруен күтәрү, талантлы педагогик хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм мәйданчык булдыру, заманча һәм традицион укыту алымнары аша балалар һәм яшьләр арасында татар телен популярлаштыруны күздә тота.

Чуашстанның Кызыл Чишмә авылының сайлануы юктан түгел. Ул – күрше төбәкләрдәге татар авылларыннан килүчеләр өчен дә уңайлы урын. Чара Бөек Ватан сугышы ветераны, 48 еллык стажлы педагог Шәүкәт Сөләйманов истәлегенә багышлана. Ул гомерен туган телгә һәм мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлаган.

 «Ачык» дәресләргә татар теле бәйгеләрендә җиңгән укучыларны чакырачаклар. Башта укытучылар дәресләр күрсәтә, аннан заманча укыту алымнарына багышланган «түгәрәк өстәл»ләр, мастер-классларда катнашачак.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова  иң яхшы эшләр – эссе, дәрес сценарийлары, методик һәм аналитик материалларның электрон җыентыкта басылып чыгачагын әйтте. Ул татар телендә укыту белән кызыксынучы барлык педагоглар өчен кыйммәтле  чыганак булачак.

– Чын бәйрәм булачак. Укытучылар белән фикер алышачакбыз. Бәйгене алдагы елларда да дәвам иттерәчәкбез, – диде Айгөл Габдрахманова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре