• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Татар теленнән имтихан тапшырган очракта өстәмә балл биреләме?

Мәктәптә татар теленнән имтихан тапшырган очракта, вузларга укырга кергәндә, өстәмә баллар каралмаганмы быел?
Алсу. Арча районы

Энҗе Гыйзәтуллина, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе:
– Укырга кергәндә өстәмә баллар билгеләүне һәр уку йорты үзе хәл итә. Андый мөмкинлек Россия Мәгърифәт министрлыгы раслаган исемлеккә кертелгән олимпиадаларның йомгаклау этабында җиңүчеләргә бирелә. Шул ук вакытта татар теленнән республика, халыкара олимпиадалар, туган телләрдән федераль олимпиада призерларына да балл өстәлә.
Татар теле сынавы бердәм дәүләт имтиханы булып саналмый, ул – бердәм республика имтиханы (БРИ). Аның нәтиҗәләре уку йортына кергәндә исәпкә алынмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре