Газетага язылу

Татарча КВНда катнашучылар 200 мең сум акча ота ала

17 декабрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының финалы узачак. 2024 елның сезон ябылышы уенында барлыгы 5 команда катнаша.

Җиңүче исеме өчен «Нәмәкәй» (Актаныш), «Сабалета» (Саба), «Изи» (Мамадыш), «Дилүс улы» (Казан), «Керәшеннәр» (Казан) командалары көрәшә.

Командалар төп бүләк – 200 мең сум акча өчен ярышачак. Сүз уңаенннан, 2023 елда Актанышның «Нәмәкәй» командасы абсолют җиңүче булып табылган иде.

Уенчыларга Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров бәя бирәчәк.

Быелгы сезонда татар телендә КВН уйнаучылар арткан. Бу хакта “Әйдә, ШаяРТ!” татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев искәртте. “Май аенда узган Зур фестивальгә 27 (!) команда килде. Бу – рекорд. Чөнки элек фестивальдә катнашучы командаларның саны 20дән артмый иде. “Әйдә, ШаяРТ!” татар КВН лигасы тарихында беренче тапкыр финалда шундый зур суммада акчалата бүләк уйнатыла”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре