Газетага язылу

«Татармультфильм» «Болгар риваятьләре» исемле тарихи мультфильм әзерләгән

“Татармультфильм” берләшмәсе “Болгар риваятьләре” исемле тарихи мультфильм әзерләгән. Ул үз эченә 8 риваятьне ала.

«Татармультфильм» «Болгар риваятьләре» исемле тарихи мультфильм әзерләгән
автор фотосы

Әлеге проектның ничек тормышка ашырылуы хакында журналистларга сөйләделәр. Тарих белән бәйле хезмәтләр иҗади эшчәнлекне генә түгел, ә төгәллекне дә таләп итә. Шуңа да “Татармультфильм” аны тарихчы - археологлар Фаяз Хуҗин һәм Айрат Ситдыйков белән берлектә эшләгәннәр. “Бик кызыклы эш булды. Кайбер урыннарда хаталарны, мәсәлән, киемнәр, савыт-саба кебек беренче карашка вак нәрсәләрне дә төзәтергә  туры килде. Мондый эштә ялгышлар җибәрергә ярамый”, – дип белдерде Фаяз Хуҗин матбугат конференциясендә. 

Студия директоры Азат Ганиев белдергәнчә, “Болгар риваятьләре” мультфильмы татар һәм рус телләрендә эшләнгән. Хәзер ул төрле фестивальләрдә катнаша. Тарихи музейларда ул инде күрсәтелә. Ә менә киң җәмәгатьчлеккә, “Шаян ТВ” каналына соңрак тәкъдим ителәчәк. Мультфильмның китабы да чыгарылган. Сюжет буенча Тимер исемле малай ялгыш кына җир асты юлына килеп эләгә. Ә ул Биләр белән Болгарны тоташтыручы юл була. Мажаралы риваятьләр шулай башлана. “Без, гадәттә, мультфильмнарны балалар өчен дип уйлыйбыз. Ә бу өлкәннәр өчен дә. Монда тарихка икенче күз белән карыйсың. Риваятьләрне укый белергә кирәк. Аңа җиңел нәрсә итеп кенә карарга ярамый. “Болгар риваятьләре”н эшләүчеләр зур эш башкарган. Алар риваятьләрне укый алган һәм Биләр тарихына да игътибарны җәлеп иткәннәр”, – дип үз бәясен бирде Фаяз Хуҗин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре