Быел Татарстан «Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортка җибәрү» федераль проекты кысасында барлыгы 313 миллион долларлык азык-төлек саткан.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, 2022 елда республика алдына барлыгы 330 миллион долларлык продукцияне чит илләргә сату бурычы куелган булган. Әмма ашлыкны, шикәр комы, үсемлек маен экспортлауга чикләүләр кертелү, дустанә булмаган илләрнең хезмәттәшлектән баш тартуы, логистиканың катлаулануы сәбәпле, максатчан күрсәткеч алынган. Ләкин министрлык экспорт буенча эшне дәвам итеп, шундый зур күрсәткечкә ирешкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез