Татарстан 6 ел эчендә "Экология" илкүләм проекты чараларына 22,7 миллиард сум юллаган

Татарстанда 2019-2024 елларда “Экология” илкүләм проекты буенча 30 чараны гамәлгә ашыруга 22,7 миллиард сум юлланган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтте. “Быел “Экология” илкүләм проектының гамәлдә булу вакыты төгәлләнә. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча яңа “Экологик иминлек” программасы эшләнде”, – диде министр.

Александр Шадриков әйтүенчә, Татарстанда 6 ел эчендә “Экология” тармагында барлыгы 1 125 чара (60,5 миллиард сумга төшкән) уздырылган. Экологик чараларга акча, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлардан тыш, республика предприятиеләреннән дә җәлеп ителгән.
Яңа “Экологик иминлек” илкүләм проекты 2025-2030 елларда гамәлгә ашырылачак. Ул 6 федераль проекттан гыйбарәт. Әйтик, “Россия суы” федераль проекты “Иделне савыктыру” һәм “Уникаль су объектларын саклау” юнәлешләрен берләштерәчәк. Аны тормышка ашыру барышында барлыгы 17 чистарту корылмасын (барлыгы 18,3 миллиард сумга) төзү һәм реконструкцияләү чаралары каралган.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан бирле, ил Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә, гамәлгә ашырыла. Алар “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Экология”, “Демография”, “Фән”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите кебек 10ннан артыграк юнәлешне үз эченә ала. Дәүләт башлыгы 29 февральдә Федераль җыенга Юлламасында яңа илкүләм проектлар – “Кадрлар”, “Россия яшьләре”, “Актив озын гомер”, “Гаилә” һәм “Мәгълүматлар икътисады” проектлары булдырылуын белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре