Татарстан җанисәптә онлайн рәвештә катнашучы актив төбәкләр унлыгына кергән

Республика рейтингта сигезенче урын алып тора.

Татарстан җанисәптә онлайн рәвештә катнашу буенча Идел буе төбәкләре арасында – беренче, Россия төбәкләре арасында сигезенче урынга чыккан.

Татарстанстат идарәсе мәгълүматларына караганда, илкүләм халык санын алуның беренче ун көнендә җанисәптә миллионнан артык кеше катнашкан. Республика халкының күпчелеге җанисәптә – стационар пунктларга барып яки өйгә килгән исәп алучының сорауларына җавап бирү рәвешендә катнашкан. Калганнары моны дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн эшләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан җанисәп

Көн хәбәре