«Татарстан делегациясенең махсус хәрби операция зонасына эш сәфәре тәмамланды. Традиция буенча, Җиңү көне алдыннан республика хәрби хезмәткәрләре өчен бәйрәм чаралары оештырылды», – дигән Республика Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында.
«Артистларыбыз, әлеге ял минутларының Ватаныбызны саклаучылар өчен аеруча мөһим булуын аңлап, чыгышларына күңел җылысын сала. Афәрин!» – диде Рөстәм Миңнеханов.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе республикабызның хәрбиләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез