Татарстан аучылары коралларын СВОдагы хәрбиләргә тапшырган

Бөгелмә һәм Ютазы районнары аучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга шома көпшәле өч мылтык һәм аның кирәк-яракларын тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Ваемлы барча кешене берләштергән бик кирәкле гамәл бу. Мылтыгымны улыма тапшырмакчы идем, ләкин тегендәге егетләргә кирәгрәк ул, алар куллансын. Безнең өлешебез күпләрнең тормышын саклап калыр дип уйлыйм”, – дип билгеләп үткән Биоресурслар буенча дәүләт комитетының югарыда телгә алып үтелгән районнардагы бүлекләре башлыгы Тимур Гыйниатуллин.
Комитет хезмәткәрләре “Za мирное небо” хәйрия фонды оештырган “Пожертвуй ружье и боеприпасы бойцам” акциясе башланганнан бирле СВОга шома көпшәле җиде мылтык юллаган инде.
Коралны яңадан рәсмиләштерү өчен Росгвардиянең районнардагы лицензия-рөхсәт бирү бүлегенә (ЛРР) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Казанда мондый бүлекнең адресы: Лазарев ур., 16.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре