«Бу көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге самолетта авиакомпания рейслары белән очучы барлык пассажирлар да татар шагыйре иҗаты белән таныша алачак. Һәркем, рус һәм татар телләрендә китаплар алып, атаклы «Шүрәле» әкиятенең тылсымлы атмосферасына чума ала», – диелә хәбәрдә.
Чара шагыйрь мирасын популярлаштыруга, мәдәни багланышларны ныгытуга һәм татар теленә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Акция Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез