«Акъяр – Чирмешән – Шентала» юлының 55 нче чакрымында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторлары Сергей Барабашкин һәм Фәнис Зияков авария сигнализациясе кушылган автомобильне күрә. Транспорт чарасы янында ир-ат була.
Автоинспекторлар хәлне ачыклау өчен туктыйлар. Автомобиль йөртүче машинаның двигателе салкыннан машинасын кабыза алмавын әйтә.  Машинада бер хатын-кыз да булган.
 Автоинспекторлар машина йөртүчегә махсус җайланма ярдәмендә автомобильне кабызыргаярдәм иткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез