Кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, Россиядә беренче өч айда машина сатып алуга бирелгән кредитлар күләме, узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 21,3 процентка артып, 306,9 миллиард сум (узган елда – 252,9 миллиард сум) тәшкил иткән. Шул ук вакытта әлеге күрсәткеч 2024 елдагы белән чагыштырганда яртылаш диярлек – 45,3 процентка кимегән. Ул чакта беренче кварталда автокредит күләме 560,7 миллиард сумга җиткән булган.
Беренче өч айда Мәскәүдә (33,7 миллиард сум), Мәскәү өлкәсе (26,8 миллиард сум), Санкт-Петербург (18,5 миллиард сум), Краснодар крае (15,4 миллиард сум) һәм Татарстанда (14,6 миллиард сум) иң күп күләмдә автокредит бирелгән.
Узган елдагыга караганда, автокредит буенча иң зур үсеш Мәскәүдә (41,7 процентка арткан), Санкт-Петербург (37,4), Мәскәү өлкәсе (26,3), Ростов (24,6) һәм Свердловск (23,7 процентка) өлкәләрендә күзәтелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез