Татарстан март ае йомгаклары буенча бирелгән автокредитлар күләме ягыннан төбәкләр арасында дүртенче урынга чыккан. Берләштерелгән кредит бюросы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 4,2 миллиард сумга 3523 автокредит рәсмиләштерелгән. Февраль аендагыга караганда 2 процентка зуррак сан бу. Кредитның уртача күләме, алдагы ай белән чагыштырганда 2 процентка артып, 1,19 миллион сум тәшкил иткән.
Татарстан автокредит күләме ягыннан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, дүртенче урынга чыккан. Татарстанда кредит бирүнең уртача срогы 65 ай тәшкил иткән. Бу да республикада яшәүчеләрнең кредитка машина сатып алуга карата кызыксынуы югалмавын раслый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез