Татарстан август аенда бирелгән автокредитлар саны буенча Россиядә өченче урынга чыккан. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, республикада яшәүчеләр барлыгы 5,81 мең кредит алган. Мәскәү өлкәсендә (7,28 мең) һәм Мәскәүдә (6,96 мең) автокредит биргәннәр.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Россиядә август аенда алынган автокредит саны 30,2 процентка кимеп, 108,9 мең тәшкил иткән. Ә июль белән чагыштырганда, киресенчә, 10,3 процентка үсеш күзәтелә. Акчага күчереп исәпләгәндә, бирелгән автокредитлар күләме дә узган елгы суммадан 32,1 процентка кимегән. Әмма июльдәгегә караганда 13,6 процентка артып, 154,8 миллиард сумга җиткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез