«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләрне котлыйбыз

Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калуга һәм баетуга зур өлеш кертүләре, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга ирешүләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы, хезмәт ветераны Богачев Евгений Борисович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Галиев Марат Гадый улы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесе ректоры Гафуров Илшат Рәфкать улы, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре баш раввины Горелик Нахум Ицхак, «Татарстан Республикасы Футбол федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гусев Александр Петрович, Казанның «Органик синтез» гавами акционер җәмгыятенең инфраструктура һәм чимал проектлары буенча баш консультанты Кантюков Рәфкать Габделхәй улы, хез­мәт ветераны Козарь Николай Федорович, хезмәт ветераны Липужина Валентина Николаевна, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыяте генераль директоры Маганов Наил Өлфәт улы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге баш­лыгы – Казан шәһәре мэры Метшин Илсур Рәис улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Песошин Алексей Валерь­­е­вич, хезмәт ветераны Сәлимов Венер Асылгәрәй улы, Социалистик Хезмәт Герое, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары, Хәрби һәм Хезмәт Даны орденнары тулы кавалерларының Татарстан Республикасы иҗтимагый хәйриячелек оешмасы әгъзасы Смирнова Любовь Евгеньевна, Социалистик Хезмәт Герое, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары, Хәрби һәм Хезмәт Даны орденнары тулы кавалерларының Татарстан Республикасы иҗтимагый хәйриячелек оешмасы әгъзасы Фролов Николай Васильевич, «ТАИФ» акционер җәмгыяте генераль директорының үсеш буенча баш киңәшчесе Шиһабетдинов Альберт Кашаф улы «Татарстан Автономияле Совет Социалис­тик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга ирешүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

котлау ТАССР медаль

Көн хәбәре