Ул агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итүне, техник яктан яңадан тулыландыру һәм хезмәтне саклау секторын җитәкләячәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«2023 елда Марат Габделхәй улы Кәримов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына кертелде. Ул үзен лаеклы яктан күрсәтте. Аның зур тәҗрибәсе һәм потенциалы бар», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Кәримов Казан дәүләт аграр университетын «Агросәнәгать комплексы предприятиесендә икътисад һәм идарә» юнәлешендәге икътисадчы-менеджер белгечлеге алган. Агросәнәгать өлкәсендә ул 2006 елдан бирле эшли. 2019 елдан «Кырлай» агрофирмасы генераль директоры вазыйфасын башкарган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез