2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак.
Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03.00 сәгатьтә укылачак, 04.00-дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4.30 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез