Газетага язылу

Татарстан авылларында яшәүчеләр өйләренә интернет кертү өчен тавыш бирә алачак

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы авылларның югары тизлекле интернетка ихтыяҗын билгеләү максатында сораштыру узыдра.

Министрлык тавыш бирү йомгаклары буенча интернет челтәре беренче чиратта пәйда булырга тиешле авылларны ачыклаячак. Өйләргә интернет кертү өчен акча универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан бирелә.

Берочтан универсаль хезмәт күрсәтү резервыгың нәрсә икәнен дә аңлатып үтик. Элемтә операторлары кеременең бер өлешен федераль бюджетка күчерү хисабына булдырылган фонд ул. Хәзер аның акчасы база станцияләрен төзү, торак пунктларга кадәр җепселле-оптик элемтә линияләрен сузу кебек максатларга тотыла.

Сораштыруда халык саны 100дән 1мең кешегә кадәр булып, федераль проектлар кысасында элемтә инфраструктурасы булдырылган авылларда яшәүчеләр катнаша ала. Мәсәлән, торак пунктта хастаханә, мәктәп интернетка тоташтырылган яки мобиль элемтә станциясе төзелгән булырга тиеш.

Сораштыру 30 мартка кадәр уздырыла. Анда катнашу өчен түбәндәге ике сылтаманың берсенә керәсе:

  • https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/
  • https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/

Тавыш бирүдә катнашу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизацияләнергә кирәк. Анда үз төбәгеңне, йортыңның төгәл адресын күрсәтәсе. Сораштыру – аноним. Нәтиҗәләре статистика рәвешендә генә биреләчәк.

Сораштыруда катнашучылар шуны белеп торырга тиеш: өйгә интернет кертү өчен билгеле бер күләмдә бер тапкыр түләргә кирәк булачак. Шуннан соң интернет өчен һәр ай саен түлисе.
Программа «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла. Тавыш бирү йомгаклары буенча 2021 елдан бирле  6 700 дән артыграк торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. Быел 25 декабрьгә кадәр тагын 100  авылга интернет кертеләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре