Газетага язылу

Татарстан башкаласында 59 нчы тапкыр Казан чаңгы марафоны узачак

Марафонда 17 комплект медаль һәм 800 мең сумлык гомуми акчалата приз уйнатылачак. 59 нчы Казан чаңгы марафоны 7 мартта Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында уза. Бу хакта бүген Казан мэриясендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.

Быел беренче тапкыр марафонда БРИКС+ муниципалитетлары ассоциацияләре катнашучылары йөгереше оештырыла. Биредә сүз Мисыр, Алжир, Марокко, Азәрбайҗан һәм Казахстан спортчылары турында бара. Алар 400 метр ара узарга тиеш булачак.

Гарипов белдерүенчә, программада өч дистанция – 5 км, 30 км һәм 50 км. Ярышларны 15 судья һәм 30 волонтер күзәтәчәк.

–Бөтен Россиядән 600 дән артык спортчы марафонда катнашырга теләк белдергән. Быелгы марафонның төп кунаклары Олимпия чемпионы Сергей Устюгов – 30 км дистанциядә, ә дөнья чемпионаты призеры Глеб Ретивых 50 км дистанциядә катнаша, –диде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.

Ярышларда катнашырга теләге булган, ләкин теркәлү узмаганнарга ашыгырга кирәк. Чөнки бүген – теркәлүнең соңгы көне.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре