Газетага язылу

Татарстан белән күрше төбәккә ракеталар һөҗүм иткән

Самара өлкәсендә сәнәгать предприятиесенә ракета һөҗүме ясалган. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте.

Вакыйга урынында оператив штаб оештырылган, ашыгыч хезмәтләр эшли. Хәзер һөҗүм нәтиҗәләре һәм зыян күрүчеләр булу-булмавы ачыклана.

Губернатор халыкны тынычлык сакларга чакырды һәм һөҗүм нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшермәскә, аларны интернетта таратмаска киңәш итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре