Газетага язылу

Татарстан белән Кытай медиа өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Кытайның Урумчи шәһәрендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян радио һәм телевидение станциясе белән «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ (ТНВ) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка ТНВ генераль директоры Илшат Әминов кул куйды. «Один пояс, один путь» документаль фильмнар форумында Татарстанны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та тәкъдим итә.

Килешү документаль фильмнар, кыска видеороликлар һәм башка аудиовизуаль программаларны бергәләп җитештерүне һәм трансляцияләүне күздә тота.

Ике як өчен дә кызыклы булган темалар, шул исәптән мәдәни алмашу, мәдәният һәм туризмны интеграцияләү, гуманитар һәм төбәкара хезмәттәшлек үзәк урында тора. Партнерлыкның аерым юнәлеше – кадрлар алмашу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре