Газетага язылу
  • Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан белән Россия авыр атлетика федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия Авыр атлетика федерациясе» гомумроссия физик культура-спорт иҗтимагый оешмасы президенты Александр Винокуров республика белән федерация арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документ спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдыруга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, шулай ук әлеге спорт төре буенча спорт резервын һәм югары осталыклы спортчыларны әзерләүгә юнәлтеләчәк. Килешүне гамәлгә ашыру даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Миңнеханов Россия Авыр атлетика федерациясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Хәзерге вакытта Татарстанда авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен планлаштырылган спорт объектын төзү проекты килештерү этабында.

Әлеге спорт төре республикада төп спорт төрләренең берсе булып тора. Бүген Татарстанда 2983 кеше авыр атлетика белән шөгыльләнә. Төрле әзерлек дәрәҗәсендәге 600дән артык спортчы шөгыльләнә торган 14 махсус бүлекчә эшли.

Россия Федерациясенең авыр атлетика буенча җыелма командасы составына Татарстаннан 14 спортчы керә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре