«Узган ел без 100 млн долларга якын товар әйләнешенә ирешәбез дип әйтә алам, әмма бу без теләгәнчә түгел, дип саныйм», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Ул Согуд Гарәбстаны Республикасы өчен перспективалы һәм кызыклы төбәк булуын өстәде.
Татарстан Эр-Риядта «Иннопром»ның регион-партнеры буларак чыгыш ясый. Республика 117 кв. метр мәйданлы коллектив стенд җиһазландырды. Татарстаннан 19 компания үз продукциясен һәм үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез