Яклар сәүдә-икътисади һәм инвестиция элемтәләрен үстерергә, шулай ук икътисадның төрле тармакларында элемтәләрне киңәйтү өчен шартлар тудырырга килеште.
Меморандум Татарстан белән Ханойның фәнни һәм белем бирү оешмалары арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуны күздә тота. Моннан тыш, яклар үзара кызыксыну тудырган башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне үстерергә ниятли.
Документны Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Ханой Халык комитеты рәисе урынбасары, шәһәр партия комитетының Даими комитеты әгъзасы Нгуен Суан Луу имзалады.
Татарстан белән Вьетнам арасындагы товар әйләнеше хәзер уңай динамика күрсәтә. Республика предприятиеләре Вьетнам партнерлары белән хезмәттәшлек итә инде.
Меморандумны имзалау шулай ук «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез