Ел башыннан Татарстан Белгород һәм Курск өлкәләрендә яшәүчеләргә 55 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде. Бүген чираттагы партия гуманитар конвой юлга чыкты. Ярдәм җыюда «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте активистлары катнашты, дип яза Татар-информ.
Акция ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белән тыгыз элемтәдә, Курск һәм Белгород өлкәләре вәкилләре белән даими элемтәдә уздырыла.

«Бүген без шәхси гигиена чараларыннан торган җыелмаларны тапшырабыз, барлыгы 20 тонна. Мондый ярдәм атна саен диярлек «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды ярдәме һәм халыкның иганәчеләре ярдәмендә башкарыла. Берсекөнгә машина Белгород өлкәсенә килеп җитәчәк һәм Украина Кораллы көчләре утыннан зыян күргән кешеләргә тапшырылачак», - дип сөйләде «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Анна Мөбәрәкшина.
Гуманитар ярдәм тапшырылачак кешеләрнең күбесе үз торакларыннан мәхрүм калучылар, дип билгеләп үтте ул.
«Без һәрвакыт кире элемтә алабыз – бу өлкәләрдә яшәүчеләрнең һәм җитәкчеләрнең уңай хис-кичерешләре, алар безгә Рәхмәт хатларын тапшыра. Кешеләр чыннан да Россия төбәкләренең ярдәм итәргә әзер булуына шатлана, ә безнең хәрәкәт һәрвакыт янәшә. Без барыбыз да бер зур ил, бер зур тату гаилә», - дип уртаклашты Анна Мөбәрәкшина.
Республика хәрәкәтенең төп склады Казанда, Журналистлар урамында урнашкан. Ярдәмне алдан шалтырату буенча кабул итәләр.
«Без махсус хәрби операция уздыру зонасына да, Украина Кораллы көчләре һөҗүмнәреннән зыян күргән тыныч халыкка җибәрү өчен дә гуманитар ярдәмне кабул итәбез», – дип билгеләп үтте «Ярдәм янәшә!» вәкиле.
Җибәрү өчен кирәкле әйберләр исемлеге белән хәрәкәт сайтында танышырга мөмкин. Шунда ук Татарстанның барлык районнарында гуманитар ярдәм кабул итү пунктларының адреслары бар.
«Фронт яны территорияләрендә яшәүче тыныч халык өчен без нигездә азык-төлек җыелмаларын, шәхси гигиена яки көнкүреш химиясе җыелмаларын формалаштырабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәмне без хәрби частьлардан килгән гаризалар буенча әзерлибез», - дип аңлатты Анна Мөбәрәкшина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез