Татарстан Бердәм тавыш бирү көненә тулысынча әзер

Бу якшәмбедә булачак Бердәм тавыш бирү көненә, 14 сентябрьгә, Татарстанда сайлау участоклары тулысынча әзер. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанда «Бөтен гаилә белән сайлауга» видеороликлар бәйгесенә йомгак ясаганда белдерде.

«Хәзерге көндә барысы да әзер – сайлау участоклары әзер, куркынычсызлык безнең хокук саклау органнары тарафыннан мөмкин кадәр күзәтелә. Күзәтүчеләр үз вазифаларына керешергә әзер. Видео күзәтү әзер, ләкин иң мөһиме алда. Бу – безнең татарстанлыларның 14 сентябрьдәге активлыгы», – диде ул.

Татарстанда 14 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә барлык сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә эшләячәк.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре