Газетага язылу

Татарстан пилотсыз логистиканы башлау өчен иң яхшы төбәкләр арасына керде

Татарстан Республикасы пилотсыз логистика буенча экспериментта катнашу өчен иң күп гариза биргән төбәкләр арасына керде. Бу хакта РФ вице-премьеры Андрей Никитин «Транспорт России» форумының пленар сессиясендә хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

«Көнчыгыш икътисад форумында ТР Транспорт министрлыгы мондый экспериментта катнашу өчен сайлап алу башлануы турында игълан итте. Конкурс комиссиясе алдынгы экспертларны җәлеп итеп, 18 төбәкнең гаризаларын 11 критерий буенча бәяләде...», – дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары. Нәтиҗәләр бүген игълан ителәчәк

Татарстаннан тыш, федераль Транспорт министрлыгы бәяләмәсе буенча, гаризаларны Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм Сахалин өлкәсе әзерләгән, дип өстәде ул.

Никитин шулай ук Россия төбәкләрендә түбән биеклектәге икътисадны үстерүне киләсе елга мөһим юнәлешләрнең берсе дип атады. Максат – пилотсыз аэрологистиканы куллануның идарә ителүчән моделен булдыру, дип ачыклык кертте вице-премьер.

Августта Россия Транспорт министрлыгы экспертлар һәм тармак җәмәгатьчелеге белән бергә түбән биеклектәге икътисадны формалаштыру буенча пилот проекты әзерләве билгеле булды. Шул ук вакытта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Россиянең яңа пилотсыз икътисады үзәкләренең берсе булырга тиешлеген белдерде. Республикада пилотсыз авиация системалары өлкәсендә кече һәм урта секторындагы 30га якын җитештерүче бар – бу Россия буенча бишенче күрсәткеч.

Ноябрь башында Татарстанда түбән биеклектәге икътисадны үстерү буенча ведомствоара эшче төркем булдырылды. Аны ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкли.

XX халыкара «Транспорт России» форумы һәм күргәзмәсе Мәскәүдә 18-20 ноябрьдә уза. «Транспорт России» форумы кысаларында 50дән артык чара, шул исәптән пленар дискуссияләр, тармак конференцияләре, түгәрәк өстәлләр һәм башка форматлар планлаштырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре