Татарстан бюджетына туристлык салымыннан 80 миллион сум акча кергән

Татарстан бюджетына туристлык салымыннан 80 миллион сум акча кергән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында республиканың финанс министры Марат Фәйзерахманов әйтте.

“Билгеле булганча, бу елның 1 гыйнварыннан республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә туристлык салымы гамәлдә. Гыйнвар – сентябрь айларына алынган мәгълүматларга караганда, аннан республика бюджетына 80 миллион сум акча кергән. Киләсе ел бюджетында әлеге күрсәткеч 270 миллион сум күләмендә фаразлана”, – диде ул.

Хәзерге вакытта туристлык салымы Казанда, Яшел Үзәндә һәм Болгарда гамәлдә. Җирле казнага кергән акчаның күпчелек өлеше – 70 миллион сумга якыны – Казанга туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре